«Яраткан китаплар дөньясы»: әдәби сәгать (6+)
12 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында «Яраткан китаплар дөньясы» дигән әдәби сәгать уздырды. Китап һәм уку – кешеләрне рухи яктан укытучылар һәм тәрбияләүчеләр. Гасырлар дәвамында язучылар балалар китапларына үзләрендә булган бар яхшы сыйфатларны: мәрхәмәтлек, мәхәббәт, зирәклек, дөнья матурлыгын күзаллауларын салган. Бу көнне әдәби сәгатьнең яшь кунакларына «Балалар өчен иң яхшы китаплар» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәдә бик күп күңелле һәм файдалы чаралары – яраткан әдәби геройлар белән очрашу, яңа вакытлы матбугат басмалары белән танышу, китап геройлары белгечләре бәйгеләре узды. Барысы бергә китап турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде.
|